Казанда бөтенроссия талантлар һәм иҗат конкурсы узачак

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

29–30 апрельдә Казан дәүләт мәдәният институтында инвалид балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм әлеге категория балалар белән эшләүче педагоглар өчен «Мин булдыра алам! Чикләрсез иҗат» бөтенроссия талантлар һәм иҗат конкурсы узачак.

Конкурс 6 номинация буенча уза:

- Рәсем иҗаты;

- Декоратив-гамәли иҗат;

- Хореография иҗаты;

- Музыкаль иҗат;

- Театр иҗаты һәм нәфис сүз;

- Инклюзив педагогика.

Катнашуга гаризалар 1 апрельгә кадәр түбәндәге электрон почта аша кабул ителә: ican2026@yandex.ru.

Тулырак мәгълүмат оештыручының рәсми сайтында урнаштырылган: https://www.kazgik.ru/tvorchestvo/festivali/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International