«Гаилә кайда булса, шунда» конкурсында җиңгән «Аңлап тәрбияләү» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләләр өчен дәресләр дәвам итә. Шушы көннәрдә Олы Шәмәк урта мәктәбендә «Ныклы гаилә» клубының күчмә дәресе үткәрелде.
Бу юлы социаль эш буенча белгеч һәм команда әгъзалары гаилә һәм гаилә нигезе, гаиләдәге чикләр һәм ни өчен аларны үтәргә кирәк дигән бик мөһим темаларга фикер алыштылар. Гаилә мөнәсәбәтләрен диагностикалау максатында «Тере йорт» ресурс күнегүе үткәрелде. Нәтиҗәләрне интерпретацияләү гаиләнең һәр әгъзасының ролен һәм бер-берсе белән аралашу характерын билгеләргә мөмкинлек бирде.
Киләсе темага күчәргә «Сын һәм скульптор» күнегүе ярдәм итте. Балалар һәм ата-аналар чикләрне бозуның үз мисаллары белән ачыктан-ачык уртаклаштылар.
Чарада катнашкан һәркемгә зур булмаган бүләкләр тапшырылды, алар Тимченко фондының грант ярдәме белән сатып алынган.