Татарстан Республикасында махсус хәрби операция ветераннары мәшгульлек өлкәсендә түбәндәге дәүләт ярдәме чараларын алырга мөмкин:
- һөнәри эшчәнлек, эшкә урнашу, һөнәри белем алу, өстәмә һөнәри белем алу өлкәсен сайлау максатларында гражданнарның һөнәри юнәлешен оештыру – 2026 елда 72 кеше дәүләт ярдәме алды;
- эшсез гражданнарның һөнәри белем алуын, өстәмә һөнәри белем алуын оештыру, укуны башка җирлектә узуны да кертеп;
- эшсез гражданнарга психологик ярдәм – 2026 елда 7 кешегә дәүләт ярдәме күрсәтелде;
- эш эзләүче гражданнарны, эшсез гражданнарны социаль адаптацияләү – 2026 елда 28 кеше дәүләт ярдәме алды;
– Россия Федерациясе Президентының «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итүнең дәүләт фондын төзү турында» 2023 елның 3 апрелендәге 232 номерлы Указының 2 пунктындагы «в» подпунктында күрсәтелгән затларның һөнәри белем алуын, өстәмә һөнәри белем алуын оештыру – 2026 елда укуга 3 кеше кереште.