Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен легендар автомобиль гигантының визит-үзәгенә экскурсия оештырдылар.
Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын, шулай ук «Социаль туризм» программасын гамәлгә ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучылар заманча интерактив киңлеккә бара алдылар. Менталь тайпылышлары булган яшьләр КамАЗ тарихы белән танышты, кунаклар өчен төрле инсталляцияләр һәм экспозицияләр әзерләнде. Мультимедиа презентацияләре һәм җитештерү процессларын торгызу йөк машиналарының ничек төзелүен күрергә, җитештерү нечкәлекләре белән танышырга һәм һәр детальнең әһәмиятен аңларга ярдәм итте.
Мондый чаралар офыкларны киңәйтеп кенә калмый, ә эмоциональ фонны да саклый, туган шәһәрнең зур һәм әһәмиятле тарихына катнаш булу хисе бирә.