25 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре шашка һәм дартс буенча ярышлар оештырдылар. Чара социаль хезмәтләр алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Ярышларда Татарстанның барлык почмакларыннан үзәккә тернәкләнү өчен килгән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 75 кеше катнашты.
ТР мөселманнарының диния нәзарәте мөхтәсибәте исеменнән җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучылар да татлы призлар алды.