ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2025 ел
җомга

13 мартта Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова социаль хезмәт алучылар белән балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүмати-аңлату әңгәмәсе үткәрде.

Агымдагы атнада Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Юлдаш» интернат-йортыннан махсус хәрби операция сугышчыларына алюминий чәйнекләр тапшырдылар.

Тукай районының Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны йөреп чыктылар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле белән берлектә «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире социаль хезмәт күрсәтү тәртибен аңлаттылар, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр.


13
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

11–14 март көннәрендә В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты базасында «Инклюзив белем бирүнең дәвамлы системасы: фән һәм практиканың актуаль проблемалары» халыкара форумы уза.

Изге Рамазан аенда һәм Ватанны саклаучылар елында директор Айрат Закиров җитәкчелегендәге «Агро трактор» ҖЧҖ, эшмәкәр Хәлим Гыйниятуллин, билгесез калырга теләгән тагын бер иганәче ике инвалид абыйсы белән яшәүче Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Илфат Газизовка кер юу машинасы сатып алдылар.

Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 33 855 берәмлекне тәшкил итте. 

Бүген Казанда «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина булды.

11 мартта Яр Чаллыдагы хезмәт ветераннары пансионатында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Лилия Вәлиеваның ял итүче өлкән буын гражданнары белән очрашуы булды.

«Җиңү вакыты» АКБО «Балчык әкияте» чүлмәкчелек остаханәсе» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Дәресләр Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында уза. Әлеге проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә мөмкин булды. Проект балаларга һәм яшүсмерләргә үзләренең иҗади сәләтләрен үстерергә генә түгел, ә социаль күнекмәләрен дә ныгытырга мөмкинлек бирә.

«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт алучылар белән эшләү барышында «Нейробика – баш мие өчен аэробика» технологиясе кулланыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International