13 мартта Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова социаль хезмәт алучылар белән балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүмати-аңлату әңгәмәсе үткәрде.
Катнашучылар балалы гаиләләргә каралган дәүләт ярдәме чаралары, түләүләр, ташламалар һәм пособиеләр, МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турында белделәр. Балигъ булмаган балаларның ата-аналары кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.
Мондый аңлату эше халыкка социаль ярдәм чараларын күрсәтү тәртибендәге үзгәрешләр турында оператив мәгълүмат бирергә мөмкинлек бирә.