ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Алабугага Свердловск өлкәсеннән сугыш, хезмәт, хәрби хәрәкәтләр, дәүләт хезмәте ветераннары һәм пенсионерлар иҗтимагый оешмасы делегациясе килде.

 

Кичә социаль мәсьәләләр буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының урынбасарының вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева рәислегендә инвалидларны эшкә урнаштыру буенча эшче төркеменең чираттагы утырышы узды.

 

"Экстремизмга – Юк!" айлык кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Чишмә" волонтерлары белән бергә Т. Миңнуллин исемендәге паркында "Яшьләр террорга каршы" акциясе үткәрде.

 

Өлкәннәр көне алдыннан Менделеевск "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә мәдәният методисты Данияр Кәбировның хәйрия концерты оештырылды.

 

 

Бүген Нурлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге медицина хезмәткәрләре Татьяна Бикинеева, Ләйсән Фәсхетдинова һәм Юлия Огонева социаль ярдәм алучы өлкәннәр өчен саф һавада сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

 

Кичә Сарман эш белән тәэмин итү үзәгендә ачык ишекләр көне узды.

 

 

Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Тынычлык көне” акциясе үтте.

 

Шушы көннәрдә Әлмәттә К. Цеткин урамы буенча 54 нче йортта уку тренировкасы узды. Бинада социаль яклау бүлеге идарәсе, Республика матди ярдәм күрсәтү үзәге һәм "Опека" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге урнашкан.

 


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 19 нчы сентябрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 173 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 36 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,59% күрсәткечен тәшкил итте.

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3900 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 68 кешегә азрак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International