Бүген Алабугага Свердловск өлкәсеннән сугыш, хезмәт, хәрби хәрәкәтләр, дәүләт хезмәте ветераннары һәм пенсионерлар иҗтимагый оешмасы делегациясе килде.
Ветераннарны социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Прохорова һәм ветераннар советы рәисе Надежда Грахова каршы алды.
Кунаклар истәлек музеенда булды, мемориалга чәчәкләр куйды. Түгәрәк өстәл артында Екатеринбург һәм Алабуга вәкилләре ветеран оешмасы эшенең тәҗрибәсе белән уртаклашты.