Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Тынычлык көне” акциясе үтте.
Балалар кәгазьдән ясалган күгәрченнәр бәйләп, шарлар очырды. Кугәрченнәр электән тынычлык символы булып саналалар. Алар анда үзләренең эби-бабалары, туганнарының исемнәрен язды. Бу акция җирдә тынычлык сакларга, шуның өчен үзләренең гомерләрен биргәннәрне онытмаска өнди.