Кичә Сарман эш белән тәэмин итү үзәгендә ачык ишекләр көне узды.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре белән очрашуга 5 предприятие хезмәткәрләре килде, алар арасында "Шифа" Сәүдә челтәре, "Акульчев" Кондитер фабрикасы, шулай ук Сарман районы агрофирмасы булды.
Предприятие вәкилләренә эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр сайлап алуда дәүләт хезмәте күрсәтү, халыкны эш белән тәэмин итүдә актив катнашу, шул исәптән җәмәгать эшләрен оештыру, вакытлыча эшкә урнаштыру турында сөйләделәр.
Бу көнне 58 эшсез кеше мөрәҗәгать итте. Эш бирүчеләр укладчик-упаковщик, разнорабочий, техничка, оператор, кондитер, пешекче кебек вакансияләр тәкъдим итте.