Өлкәннәр көне алдыннан Менделеевск "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә мәдәният методисты Данияр Кәбировның хәйрия концерты оештырылды.
Әлеге чараның максаты булып өлкәннәр һәм инвалидларны мәдәни һәм рухи байлыкка җәлеп итү, музыкага кызыксыну уяту торды.
Талантлы башкаручы ветераннар өчен бай концерт программасын күрсәтте. Кунак классик әсәрләр, татар, рус һәм мари халык көйләре һәм заманча музыкаль әсәрләр башкарды.