Министрлык карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре Әлмәттә эвакуацияләүдә катнашты

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Әлмәттә К. Цеткин урамы буенча 54 нче йортта уку тренировкасы узды. Бинада социаль яклау бүлеге идарәсе, Республика матди ярдәм күрсәтү үзәге һәм "Опека" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге урнашкан.

Чарада гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр укыту-методик үзәге башлыгы Татьяна Беляева катнашты.

"Опека" үзәге белгечләре сөйләвенчә, өйрәнүләрдә 52 кеше катнашкан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International