Бүген Нурлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге медицина хезмәткәрләре Татьяна Бикинеева, Ләйсән Фәсхетдинова һәм Юлия Огонева социаль ярдәм алучы өлкәннәр өчен саф һавада сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Чара барышында өлкәннәр күнегүләр комплексы башкарды, территория буйлап йөрде.
Оештыручылар сүзләренә караганда, тернәкләнүчеләр канәгать калды һәм саф һавада ешрак мондый очрашулар үткәрергә теләк белдерде.