Әлмәттә инвалидларны эшкә урнаштыру буенча киңәшмә узды

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә социаль мәсьәләләр буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының урынбасарының вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева рәислегендә инвалидларны эшкә урнаштыру буенча эшче төркеменең чираттагы утырышы узды.

Чарага авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук авыл хуҗалыгы, мәдәният, мәгариф идарәләре җитәкчелеге, чакырылган иде.

Утырыш барышында мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов инвалидларны вакытлы эш белән тәэмин итү, эш урыннарын җихазландыру, шулай ук инвалидларга үз эшен булдыру өчен финанс ярдәме күрсәтү турында хәбәр итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International