"Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясы кысаларында Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Тылсым" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хәйрия концерты узды.
Көзге игелек атнасы кысаларында Нурлат халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Гармония" үзәге белгечләре социаль хезмәтләр алучы балалар өчен курчак театры тамашасы оештырды.
"Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы "Тылсым" үзәге "Спортчан Татарстан” инициативасын хуплады һәм реабилитантлар арасында"Күңелле стартлар" үткәрде.
Дәвалау физкультурасы буенча инструктор ярышлар оештырды, анда реабилитация курсы узучы өлкән яшьтәге гражданнар, ике командага бүленеп, катнашты.
"Көзге игелек атнасы" кысаларында Бөгелмә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Яңарыш" тернәкләндерү үзәге иң яшь кунакларны - 24 нче санлы "Тургай" балалар бакчасындагы нәниләрне кабул итте.
Хокукый мәктәп эше кысаларында Кайбыч "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль яклау бүлеге белән берлектә түгәрәк өстәл форматында ата-аналар белән чираттагы очрашу уздырыды.
Ата-аналарның социаль-хокукый белемнәрен арттыруга багышланган чарага бүгенге көндә аерылу процедурасын узган социаль хезмәтләр алучы өч гаиләдән 6 ата-ана чакырылган иде.
Бөгелмә халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Салават күпере" үзәге хезмәткәрләре - социаль эш буенча белгече Наталья Андриянова һәм социаль хезмәткәр Татьяна Кожухова үз балалары - мәктәп укучылары белән берлектә, Бөек Ватан сугышында катнашучы мәрхүмнең тол хатын Галина Лукьянованы котладылар.
"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Түбән Каманың гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм "Веста" узәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Евлентьева балалар белән “Сәламәтлеккә юл" дигән чара үткәрде.
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә спорт чарасы узды. Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә реабилитация узучы балалар өчен 28 нче сентябрьдә #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН акциясе кысасында ЛФК инструкторы Камалова Н.В. залда, тренажер мәйданчыгында спорт уеннары оештырды.
1 сентябрьдә "Юлдаш" интернат-йортында хәтер сәгате үтте. Интернетта яшәүчеләр документаль-тематик видеофильм карадылар һәм әлеге теракта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Яр Чаллы балалар һәм яшүсмерләр өчен "Асылташ" социаль приютындагы 6 нчы төркемдә тәрбияләнүче мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп кызары белән сәнгать дәресе үткәрелде. Дәрестә алар татар милли киеме– түбәтәй ясарга өйрәнде.