"Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясы кысаларында Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Тылсым" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хәйрия концерты узды.
Чара социаль педагог Эльмира Гарафутдинова Ч. Т. Айтматов исемендәге 1-нче санлы гимназиясенең 4а сыйныф укучылары белән берлектә тәрбияче Рафилә Хисаметдинова җитәкчелегендә оештырылды.
Чараның максаты - буыннар арасында элемтәне ныгыту, өлкән буынга карата ихтирамлы караш булдыру.