Кайбыч районында ата-аналар аерылышканнан соң барлыкка килгән проблемаларны хәл итүгә багышланган очрашу узды

2017 елның 1 октябре, якшәмбе

Хокукый мәктәп эше кысаларында Кайбыч "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль яклау бүлеге белән берлектә түгәрәк өстәл форматында ата-аналар белән чираттагы очрашу уздырыды.

Ата-аналарның социаль-хокукый белемнәрен арттыруга багышланган чарага бүгенге көндә аерылу процедурасын узган социаль хезмәтләр алучы өч гаиләдән 6 ата-ана  чакырылган иде.

Очрашуга балалар алдындагы җаваплылык турында онытып шәхси үпкәләрен һәм үзара мөнәсәбәтләрен ачыклауны беренче планга куйган элек ирле-хатынлы буган парлар чакырылган иде. Алар белән бик җентекләп психологлар, юристлар һәм башка төрле белгечләр сөйләште, аларны борчыган сорауларга җаваплар бирде, аңлатама һәм консультацияләр күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International