1 сентябрьдә "Юлдаш" интернат-йортында хәтер сәгате үтте. Интернетта яшәүчеләр документаль-тематик видеофильм карадылар һәм әлеге теракта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
4 сентябрьдә интернатта яшәүчеләр Чистай шәһәре инвалидлар җәмгыяте белән берлектә, инвалидлар арасында армспорт буенча "Әнәс" мәчете кубогына икенче турнирда катнашты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, даими тренировкалар юлдашлыларга җиңүләр яуларга булышты. Барлык катнашучылар да турнир грамоталары һәм "Әнәс" мәчете исеменнән ризык наборлары белән бүләкләнде.
22 сентябрь көнне учреждениедә шартлаткыч җайланма табылу белән бәйле эвакуацияләү буенча күнекмә үткәрелде.
26 сентябрьдә "Дуслык һәм толерантлык дәресләре" темасына Чистай епархиясе иерее Николай белән очрашу узды. Кунак бар халыкны милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга чакырды.
Әлеге чаралар террорчылыкка һәм экстремизмга каршы торуга юнәлдерелгән.