"Яңарыш" үзәге реабилитантларнында кунакта балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булдылар

2017 елның 1 октябре, якшәмбе

"Көзге игелек атнасы" кысаларында Бөгелмә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Яңарыш" тернәкләндерү үзәге  иң яшь кунакларны - 24 нче санлы "Тургай" балалар бакчасындагы нәниләрне кабул итте.

Тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар рус халык әкиятләре буенча проограмма әзерләделәр, кунаклар белән бердәм булып уеннарда катнаштылар.

Балаларның хәтеренә аеруча "Репка" музыкаль курчак спектакле кереп калды. Әлеге очрашудан барысы да бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International