"Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы "Тылсым" үзәге "Спортчан Татарстан” инициативасын хуплады һәм реабилитантлар арасында"Күңелле стартлар" үткәрде.
Дәвалау физкультурасы буенча инструктор ярышлар оештырды, анда реабилитация курсы узучы өлкән яшьтәге гражданнар, ике командага бүленеп, катнашты.
"Чара берекемне дә битараф калдырмады. Реабилитантлар рәхәтләнеп, яшьләре хакында берара онытып, ярышлар атмосферасына бирелеп бик теләп бәйгеләрдә катнаштылар", - дип билгеләп үтте Ләйсән Кәбирова.