"Веста" үзәгендә сәламәтлекне саклауга багышланган чара узды

2017 елның 1 октябре, якшәмбе

"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Түбән Каманың гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм "Веста" узәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Евлентьева балалар белән “Сәламәтлеккә юл" дигән чара үткәрде.

Чара балигъ булмаганнарда сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, үз сәламәтлегенә җаваплы караш формалаштыруга юнәлдерелгән.

Дәрес башында белгеч катнашучыларга "сәламәтлек" төшенчәсенә турында фикер алышырга тәкъдим итте. Аннары балаларга "Сәламәтлек агачы" ясарга тәкъдим ителде. Анда балалар  фикеренчә "сәламәтлек” төшенчәсенә нәрсә керә һәм катнашучылар ни өчен шулай дип уйлый искәнлекләрен аңлатып бирергә тиеш булдылар. Шулай ук чара барышында җитезлек һәм тапкырлыкны күрсәтүгә багышланган актив уеннар оештырылды.

Нәтиҗәдә балалар сәламәт яшәү рәвеше кирәк дигән фикергә килделәр. Дөрестән дә ул бит соңгы вакытта ел саен популярлаша бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International