ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2017 ел
якшәмбе

Кичә "Шатлык" Зәй халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә кешеләрне бинадан эвакуацияләү буенча гамәли күнегүләр булып узды. Аларда 21 хезмәткәр катнашты.

Хәбәр итү системасыннан янгын турында сигнал ишетүгә  үзәк хезмәткәрләре халыкны куркынычсыз урынга  ашыгыч эвакуацияләүгә  кереште. Тренировкалар җитәкчесе билгеләп үткәнчә, әлеге чараларның төп максаты - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен  хезмәткәрләрнең исләренә төшерү.

 


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Традиция буенча өлкәннәр декадасы кысаларында Республикада һәм муниципаль берәмлекләрдә төрле чаралар үткәрелә. Алар арасында өлкән яшьтәге гражданнар өчен интернат-йортларга бару, аларга төрле концерт программалары кую, Бөек Ватан сугышында катнашучы 90 яшенә җиткән һәм өлкәнрәк гражданнарга Россия Федерациясе Президентының котлауларын җиткерү, пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнарга вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештыру һәм башка бик күп чаралар гамәлгә ашырыла.

 

 

Бүген Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан чаралар оештырылды.

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.

 

Кичә Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль өлкә ветераннары очрашуына багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде.

 

"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Альфа" мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче 15 гаилә өчен чара оештырды.

 

 

Кичә Актаныш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Новоалимовский һәм Бугадинский гомуми белем бирү мәктәпләренә һөнәри юнәлеш бирүче чаралар үткәрү өчен барды.

 

 

 

«Барыбыз бергә булдырабыз» Республика проекытын  тормышка ашыру кысаларында «Үзем эшли алам, үзем булдырам» профориентация юнәлешендә Питрәч «Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләр  тәрбиячеләре Апакимова Р.Х. белән  җәй буе үз бакчаларында тырышып эшләделәр.

 

  Бөтендөнья туризм көнендә Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда  экскурсиядә булдылар.

 

“Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Субаш мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International