"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында “Асылташ” приюты карамагындагылар Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Хлопунова янына барды.
Өлкәннәр Декадасы кысаларында Менделеевск "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хәйрия акциясе үткәрелде.
Агымдагы елның 25 сентябрьдән 2 октябренә кадәр Аксубай "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә традицион Көзге игелек атнасы узды. Өлкәннәр Декадасы кысаларында акция, экскурсия, экологик викторина, интеллектуаль уеннар һәм сәламәтлек дәресләре оештырылган.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты "Минем яшь – минем байлык" Республика конкурс-фестивалендә катнашты.
Бүген Кама Тамагында гомер итүче Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны Клавдия Бабанова үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бүген Балтач шәһәр тибындагы поселогы мәдәният үзәгендә өлкәннәр Көненә багышланган чара уздырылды. Өлкәннәр өчен хәйрия концерты оештырылды.
Кичә Алабуга "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 2017 елга Алабуга муниципаль районында өлкән буын гражданнарның мәнфәгатьләре стратегиясен гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Питрәч "Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре Рәзинә Апакимова белән «Терроризм. Бала һәм мәктәп» - дип аталган сыйныф сәгате үткәрделәр. Тәрбияләнүчеләр терроризм турында бик күп яңалыклар белделәр, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
Шушы көннәрдә Кукмара "Мәрхәмәт" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә өлкәннәр Декадасы кысаларында ветераннар өчен "Ничек матур бу дөнья!" дип исемләнгән чара уздырылды..
Кичә Менделеевск эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бинасында вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.