Алабугада өлкән буын гражданнарның мәнфәгатьләре стратегиясен гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Алабуга "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 2017 елга Алабуга муниципаль районында өлкән буын гражданнарның мәнфәгатьләре стратегиясен гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Очрашуда сәламәтлек саклау идарәсе, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, социаль яклау, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, актив иҗтимагый ветераннар оешмасы вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты.

"Түгәрәк өстәл" эш барышында өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлек саклау системасын камилләштерү, өлкән буынны массакүләм дәресләргә җәлеп итү, заманча социаль хезмәт күрсәтү формаларын үстерү турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International