Агымдагы елның 25 сентябрьдән 2 октябренә кадәр Аксубай "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә традицион Көзге игелек атнасы узды. Өлкәннәр Декадасы кысаларында акция, экскурсия, экологик викторина, интеллектуаль уеннар һәм сәламәтлек дәресләре оештырылган.
Шулай итеп, китапханәдә бәйрәм үткәрелде. Биредә китапханә буенча экскурсия, уен программасы, китап күргәзмәсе оештырылды.
28 сентябрь көнне социаль педагог сәламәтлек дәресе үткәрде. Чараның максаты – яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, үз сәламәтлегеңә җаваплылык тәрбияләү.
Шулай ук "Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе "Кайгырту" акциясе оештырды. Акция барышында 45 социаль хезмәткәр үзәк карамагындагыларның биналар һәм йорт яны территорияләрен җыештырды.