Бүген Кама Тамагында гомер итүче Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны Клавдия Бабанова үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
"Богородский рай" үзәге директоры урынбасары исеменнән, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Илсөяр Сабирова һәм социаль эш буенча белгеч Рузилә Айсина Клавдия Васильевнаны юбилее белән котладылар, нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр.