Питрәч "Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре Рәзинә Апакимова белән «Терроризм. Бала һәм мәктәп» - дип аталган сыйныф сәгате үткәрделәр. Тәрбияләнүчеләр терроризм турында бик күп яңалыклар белделәр, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. «Әгәр сезне заложник итеп алсалар - нишләргә?» сорауларына җавап биреп, фикер алыштылар.
Әңгәмә ахырында иң мөһим фактор булып, хокук саклау органнары һәм спецслужбаларның терроризмга каршы көрәш чаралары белән беррәттән, куркыныч теракт шартларында безнең һәрберебез уз-үзен дөрес тотарга тиешлеге булып тора дип, нәтиҗә ясадылар.