Балтачта Өлкәннәр көненә багышланган Хәйрия концерты узды

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Балтач шәһәр тибындагы поселогы мәдәният үзәгендә өлкәннәр Көненә багышланган чара уздырылды. Өлкәннәр өчен хәйрия концерты оештырылды.

Тантаналы концерт алдыннан барлык чакырылган өлкәннәр өчен чәй табыны әзерләнде.

Шулай ук "Без бергә" интернет-конкурсына йомгак ясалды. Иң актив катнашучыларга грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Котлау сүзләре Балтач муниципаль районы башкарма комитетының башлыгы Рамил Шакировтан яңгырады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International