Менделеевскта эш бирүчеләр 150 вакансия тәкъдим иткән

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Менделеевск эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бинасында вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.

Чарада алты предприятие вәкилләре катнашкан. Алар арасында «Химзавод им.Л.Я.Карпова», «Менделеевсказот» ҖЧҖ, «Форд Соллерс Елабуга» ҖЧҖ, МБУ ДОД ДЮСШ «Айсберг», ЧОП «Кеннард» ҖЧҖ.

Дәгъва кылучыларга 150 вакансия тәкъдим ителде, алар арасында аппаратчик, эретеп ябыштыручы, слесарьлар, инженер, җыештыручы һәм башкалар.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 9 кеше килде.

Ярминкә нәтиҗәләре буенча эшкә урнашу өчен 14 юнәлеш бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International