"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында “Асылташ” приюты карамагындагылар Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Хлопунова янына барды.
Балалар тәрәзәләр юды, тузан сөртте, чәчәкләргә су сипте. Волонтерлар ветеранга үз куллары белән ясаган истәлекле сувенир бүләк итте, очрашу ахырында Валентина Семеновнага сәламәтлек, озын гомер һәм аяз күк йөзе теләделәр.
Ветеран үз чиратында рәхмәтен белдерде.