Гадәттәгечә, Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабында катнашу номинацияләрен киңәйтә. Быел чыгыш ясау өчен үзәк махсус хәрби операциядә катнашкан ике кешене әзерләде.
27 мартта Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Балалар иҗат йорты базасында балала һәм ата-аналар форумында катнаштылар. Үзәк «БЛАГОшвейка» тегү остаханәсе» проектын гамәлгә ашыруда катнаша.
«Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумына гаризалар кабул ителә башлады. Форумны оештыручылар – «Яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО һәм Росконгресс фонды.
Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында иганәчеләр һәм хәйриячеләр еш кунак була. Әлбәттә, кунаклар килүгә балалар бик шатланалар.
Чираттагы ведомствоара сәфәрләр Тәтеш районында узды. Эшче төркем белгечләре алты авылда яшәүче гаиләләр белән профилактик эш алып бардылар.
Күптән түгел Югары Ослан гимназиясе укучылары ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә булдылар. Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында балалар төбәктә кирәкле һөнәрләр һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында белделәр, шулай ук социаль учреждениеләр эше белән таныштылар.
Март башында Казанда аутистик спектр тайпылышлары һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар өчен тренировка фатиры эшли башлады. Тантаналы ачылышта Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская катнашты.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Альберт Тимерханов Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән инструктаж һәм эвакуация тренировкасы үткәрде.
26 мартта Түбән Новгородта социаль ятимлекне профилактикалауның нәтиҗәле практикаларына багышланган «Беренче урында гаилә» округ форумы узды. Анда Идел буе федераль округының барлык 14 субъектыннан профилактика органнарының 500дән артык белгече һәм балалар өлкәсе экспертлары катнашты. Татарстан Республикасыннан форумда ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева да катнашты.