Март башында Казанда аутистик спектр тайпылышлары һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар өчен тренировка фатиры эшли башлады. Тантаналы ачылышта Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская катнашты.
Бу фатир үз төрендә бердәнбер – биредә тәрбияләнүчеләр, мөстәкыйльлек күнекмәләрен үзләштереп, татар мәдәниятен дә ачалар.
Аутистик спектр тайпылышлары булган балалар үзәктә әйләнә-тирә дөнья белән дөрес хезмәттәшлек итәргә өйрәнү өчен шөгыльләнәләр. Узган ел биредә Наталья Сперанскаяның «Аутистик спектр тайпылышлары һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар өчен декоратив‑гамәли иҗатта татар орнаменты» проекты буенча дәресләр башланды. Проект «Татнефть» хәйрия фонды гранты ярдәмендә мөмкин булды.
Адель Мөбәрәкшин да тренировка фатирының әһәмиятен югары бәяләде: «Республика 2023 елдан Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектында катнаша. Бу аутистик спектр тайпылышлары булган кешеләрне комплекслы өзлексез озата бару системасын булдыру буенча зур ведомствоара эш».
Фото авторы: «Особые дети. Татарстан» АКБО