Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында иганәчеләр һәм хәйриячеләр еш кунак була. Әлбәттә, кунаклар килүгә балалар бик шатланалар.
Шушы көннәрдә приютта тәрбияләнүчеләргә Яр Чаллы шәһәреннән «Сәламәтлек формуласы» клиникасы хезмәткәрләре килде. Менделеевскидан хәйрияче яшьләрнең инициатив төркеме белән бергә клиника балаларга бик күп татлы бүләкләр алып килде.
Моннан тыш, медицина учреждениесе хезмәткәрләре барлык балаларга массаж ясады, ул мускул һәм психологик киеренкелекне төшерергә ярдәм итте.