Югары Ослан гимназиясе укучылары социаль өлкә белән танышалар

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Күптән түгел Югары Ослан гимназиясе укучылары ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә булдылар. Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында балалар төбәктә кирәкле һөнәрләр һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында белделәр, шулай ук социаль учреждениеләр эше белән таныштылар.

Экскурсия учреждение вәкилләренә сораулар бирергә һәм социаль өлкә эшчәнлеген күрергә мөмкинлек бирде. Балалар өлкәннәргә, инвалидларга һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә күрсәтелә торган төрле ярдәм белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International