27 мартта Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Балалар иҗат йорты базасында балала һәм ата-аналар форумында катнаштылар. Үзәк «БЛАГОшвейка» тегү остаханәсе» проектын гамәлгә ашыруда катнаша.
Чараның максаты балалар, ата-аналар арасында партнерлык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен, аларның уңай аралашуын һәм үзара бәйләнешен урнаштыру һәм үстерү өчен бердәм коммуникатив мәйданчык булдыру иде.
Гаилә белән эшләү буенча белгеч «Бала–ата-ана мөнәсәбәтләре баланың шәхесенә ничек йогынты ясый» дигән темага әңгәмә үткәрде. Үзәк психологы проектив методика кулланды.
Тегү остаханәсе кысаларында балалар һәм ата-аналар футболкалар бизәделәр
Гаилә очрашуларының мондый формасы балаларның һәм ата-аналарның хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итә һәм процесста катнашучыларның барысына да уңай хис-кичерешләр китерә.