2025 елда Татарстанда Ураза бәйрәменә өстәмә ял булмаячак

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Рәисенең «2025 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2025 елның 13 февралендәге 125 номерлы Указы нигезендә 30 март – Ураза бәйрәмен үткәрү башлану көне – бәйрәм ял көне булып санала.

Бәйрәм көне якшәмбегә туры килә. «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Законының 1 статьясының 5 өлеше нигезендә ял һәм бәйрәм көннәре туры килгәндә ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International