Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Альберт Тимерханов Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән инструктаж һәм эвакуация тренировкасы үткәрде.
Альберт Тимерханов язгы вакытта янгын куркынычсызлыгы чаралары, янгыннар килеп чыкмасын өчен халык белән профилактик эш, автоном янгын хәбәрчеләреннән файдалану кагыйдәләре турында сөйләде. Хезмәткәрләр янгын яки башка гадәттән тыш хәлләр очрагында тиз һәм куркынычсыз эвакуацияләүдә тагын бер тапкыр практика узды.
Чараның практик өлешендә социаль хезмәткәрләр янгын сүндергечләрне куллану тәртибен өйрәнделәр.
Тренировкада 27 кеше катнашты.