Менделеевск «Өмет Яры» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә «Волшебство стучится в дверь» акциясе старт алды.
Бөек Устюгтан килгән Кыш Бабай Әлмәттә беренче тапкыр булды. Илнең Баш тылсымчысы бәйрәм тантаналарында катнашты, үзәк шәһәр чыршысының утларын кабызды, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм күп балалы гаиләләр белән очрашты. Бәйрәм чаралары кысаларында район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм Бөек Устюгтан килгән Кыш Бабай күп балалы Даишевлар гаиләсендә булдылар.
Бүген Бөгелмәнең эш белән тәэмин итү үзәгендә “Киләчәккә билет 2017” Республика иншалар бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр.
Бүген Лаеш шәһәре мәдәният йортында «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ярдәме белән мөмкинлекләре чикле балалар өчен яңа ел тамашасы узды.
«PROFF-навигатор» дигән проект кысаларында «Радуга» балалар бакчасында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты чара оештырды.
Бүген Алабугада Татарстан Республикасы езмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров гражданнарны кабул итте.
Бүген Пушечный двор территориясендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасын үткәрде.
Чистай мәшгульлек үзәге Чистай шәһәре һәм Чистай районы мәгариф оешмалары белән актив хезмәттәшлек итә. Ел саен мәктәпләрдә 8-11 сыйныф укучылары арасында анкета үткәрелә.
Кыш Бабайдан һәр бала могҗиза көтә. Физик мөмкинлекләре чикле булган сабыйлар Яңа елны аеруча көтеп ала. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә Зәй муниципаль районының “Шатлык” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өендә кунакта булдылар, аларга төрле тәм – томнар тапшырдылар.
Буа «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа ел тамашасы әзерләде. Чара 26 декабрь көнне Буа драма театрында узды.