«PROFF-навигатор» дигән проект кысаларында «Радуга» балалар бакчасында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты чара оештырды.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгече балаларга һөнәр турында аңлатты, балалар киләчәктә кем булырга теләүләре турында сөйләде. Чара барышында балалар шулай ук уеннар уйнады, табышмакларга җавап бирде.
Очрашу ахырында тәрбияләнүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелде.