Менделеевск «Өмет Яры» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә «Волшебство стучится в дверь» акциясе старт алды.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәтләр алучы һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булдылар.
Белгечләр гаиләләргәгә «Кыш Бабай» конверты, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга яңа ел бүләкләре тапшырдылар.