Бөек Устюгтан килгән Кыш Бабай Әлмәттә беренче тапкыр булды. Илнең Баш тылсымчысы бәйрәм тантаналарында катнашты, үзәк шәһәр чыршысының утларын кабызды, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм күп балалы гаиләләр белән очрашты. Бәйрәм чаралары кысаларында район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм Бөек Устюгтан килгән Кыш Бабай күп балалы Даишевлар гаиләсендә булдылар.
Лилия һәм Рөстәм Даишевлар ун бала тәрбияли. Өлкән улларына -22 яшь, кече – игезәкләр Сәминә һәм Ясминәгә - нибары 2 ай. Шунысы кызык, гаиләдә өч пар игезәкләр тәрбияләнә. Өлкәнрәк яшьтәге балалар әти-әниләренә бәләкәй балаларны карарга ярдәм итәләр, гаиләдә үзара аңлашу һәм хөрмәт итү хакимлек итә. Данис институтта белем ала, мәктәпне көмеш медальгә, музыка мәктәбен кызыл дипломга тәмамлаган. Ранис компьютер программалары, футбол һәм волейбол, Рунис - шахмат һәм шашка белән мавыга. Данияр, Девика һәм Ренат әлегә мәктәп яшендә түгел, әмма инде биюләр һәм конструкторлар белән кызыксыналар, китаплар яраталар.
Кыш Бабай һәм район башлыгы балалар белән аралаштылар, бүләкләр тапшырдылар. - Мондый гаиләләр - Әлмәт районының горурлыгы, күп балалы гаиләләрдә тәрбия һәм әхлак нигезе булган традицияләр көчле, - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин.