Бүген Алабугада Татарстан Республикасы езмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров гражданнарны кабул итте.
Чарада шулай ук Алабуга муниципаль районы социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова катнашты.
Алабугалылар пенсионерларны санатор-курорт чаралары белән тәэмин итү, хезмәт Ветераны «исемен бирү», пособиеләр билгеләү һәм эшкә урнашуга кагылышлы сораулар бирделәр.