Бүген Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка 92 яшь тулды

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

Бүген Пушечный двор территориясендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасын үткәрде.

Беренчеләрдән булып Президент рәхмәтен Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан Сугышы ветераны Борис Кузнецов алды, аңа бу көнне 92 яшь тулды.

«Бу безнең героебыз. Аның бик күп бүләкләре бар. Ул — Советлар Союзы Герое. Бүген Борис Кирилловичның туган көне. Һәм без аңа менә бу автомобильне бүләк итәбез», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International