Бүген Лаеш шәһәре мәдәният йортында «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ярдәме белән мөмкинлекләре чикле балалар өчен яңа ел тамашасы узды.
Әлеге чара барышында балаларга «Морозко» әкияте тамашасы күрсәтелде. Алга таба мәдәният йорты фойесында Кыш Бабай һәм Кар кызы әкият персонажлары белән әйлән-бәйлән уйнадылар, яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.