Буада мөмкинлекләре чикләнгән балаларны Яңа ел белән котладылар

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

Буа «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа ел тамашасы әзерләде. Чара 26 декабрь көнне Буа драма театрында узды.

Балалар өчен Кыш Бабай, Кар кызы, әкият геройлары катнашында әкияти театр тамаша куелды.

Чарада катнашучылар музыка астында әйлән-бәйлән уйнады, шигырьләр сөйләде.

Буа драма театры артистлары тамаша күрсәттеләр. физик мөмкинлекләре чикле балаларга Яңа ел бүләкләрен «Форсат» ҖЧҖ тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International