2018 елның 10 апрель көнендә Лаеш районында эш урыннары ярминкәсе узачак.
Комплекслы оператив–профилактик «Россия балалары-2018» операциясе кысаларында Зәй муниципаль районында балигъ булмаганнар күпләп җыела торган урыннар буенча ведомствоара кичке рейд үтте.
Өлкән кешеләр һәм физик мөмкинлекләре чикле затлар җәмгыятьтә үзләрен артык итеп тоймасыннар һәм дүрт стена эчендә ябылмасыннар өчен, Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре карамактагы кешеләрнең буш вакытларын оештыралар. Аларга аралашырга һәм ниндидер яңалыкка төшенергә мөмкинлекләр булдырыла.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Гаврош» социаль приютында “3D формат: Бала-Укытучы-Ата-ана “Киләчәгемне төзим” дигән инновацион социаль проектын куллану буенча эш башланды.
Җирлек социаль хезмәте кысаларында "Тетюшское сияние" үзәгенең кураторы Н. Мулюкина Бакрчи авыл җирлегендәге балалар белән дәрес үткәрде. “Интернет челтәрендә куркынычсызлык” дип аталган чарада 18 башлангыч мәктәп укучысы катнашты.
4 апрель көнне Зәй муниципаль районының “Шатлык” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге психологлары балигъ булмаган балалар арасында наркоманияне булдырмау һәм кисәтү уңаеннан “Без сәләмәт яшәү яклы” дип исемләнгән дәрес-викторина оештырдылар.
“Бергә булдырабыз” проекты кысаларында “Здравушка” реабилитация үзәгендә Казан федераль университеты студентлары булдылар.
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә социальләштерү төркеме эшли. Аның төп фикере – күмәк уеннар аша балаларны аралашырга өйрәтү.
Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүче Мәдина Хажарова «Сезнең тормыш энергиясе» дигән темага практик шөгыль үткәрде. Чарада 11 кеше катнашты.
“Бергә булдырабыз” проекты кысаларында “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә кунакта Арчаның күпфункцияле үзәге булды. Балалар кунакларга бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр.