«Сезнең тормыш энергиясе» темасына практик шөгыль

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүче Мәдина Хажарова «Сезнең тормыш энергиясе» дигән темага практик шөгыль үткәрде. Чарада 11 кеше катнашты.

Шөгыльнең максаты социаль хезмәт алучыларга шәхес буларак эчке ресурсларын тануга ярдәм итү иде.

Катнашучылар “будильник сәгате” проект методикасы аша үзләренең эчке ресурсларын, көч һәм активлык саләтләрен бәяләделәр. Социаль хезмәт алучылар белгеч белән берлектә үз активлыкларын, эчке киеренкелекне һәм мөмкинлекләрен арттыру юлларын ачыкладылар.

Чара ахырында белгеч мондый шөгыльләргә актив йөргән вакытта, бер-берең белән аралашу һәм психик үсешне арттырырга мөмкин булуны азсызыклап үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International