ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2018 ел
җомга

Бу айда үзәккә Республиканың башка шәһәрләреннән: Әлмәт, Лениногорск, Зәй, Яр Чаллыдан балалар килделәр. Чит шәһәрдә тору урыны эзләү һәм башка авырлыкларга карамастан, кешеләр үзәккә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.

Сәламәт яшәү рәвешен алып баруның кирәклеге турында  һәм тормыш активлыгы саклап калу өчен хәрәкәтнең әһәмияте турында 6 апрель көнне Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында медицина хезмәткәрләре сөйләде.

Яз килүе инде табигатьтә ныклап сизелә, бар дөнья, бар тереклек кышкы йокыдан уяна. Кыш бик китәргә ашыкмаса да, әйләнә-тирәдә кар эреп, елгалар хасил була башлады. “Наз” приюты балалары язгы үзгәрешләрне күзәтү өчен, тәрбияче Э.Р. Сабирҗанова җитәкчелегендә, акыллы сәяхәткә юл тоттылар.

Шушы көннәрдә Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында кунакта 19нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары булды.


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Апрель аеның икенче ункөнлегендә Зәйнең мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнарының бизнес-планнарын карау буенча эксперт советы утырышы узачак.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу сорауларны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольда тора.

Казанның мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарны, киләчәктә Татарстан Республикасы Спас районының «Кол Гали» Болгар кунакханә комплексына эшкә урнашу мөмкинлеге белән, һөнәри укыту узарга чакыра.

2018 елның 13 апрелендә Спас мәшгульлек үзәге буш эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.

Чепья авылында яшәүче Любовь Ивановна Терентьевага 4 апрель көнне 90 яшь тулды.

12 апрель көнне Зәй халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Шатлык» үзәге базасында эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү буенча дәүләт хезмәте күрсәтеләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International