Җирлек социаль хезмәте кысаларында "Тетюшское сияние" үзәгенең кураторы Н. Мулюкина Бакрчи авыл җирлегендәге балалар белән дәрес үткәрде. “Интернет челтәрендә куркынычсызлык” дип аталган чарада 18 башлангыч мәктәп укучысы катнашты.
Чара барышында балигъ булмаганнарны мәгълүмати янаудан сакланырга, мондый куркынычлыкларны танып беләргә, аларның дәрәҗәсен билгеләргә өйрәттеләр. Балалар Интернет челтәренең уңай да, тискәре дә йогынты ясарга сәләтле булуына төшенделәр.
Дәрес ахырында һәр катнашучыга белешмәлекләр таратылды.